Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Китап киштәсе

Китапларны кәефемә карап сайлыйм

“Мин булдыра алмасам да, син безне исеңдә тот” цитатасы исемдә калды.

Ислам Хәсәнов, Мөслим политехника техникумы студенты:

Яраткан китабым дип бер китапны гына аерым әйтә алам, ул – Эмма Скоттның “5 минут жизни” романы. Бик авыр хәлдә калган Тея исемле кызның гомере, 5 минут узгач, яңадан башлана. Табиблар бу хәлне амнизиянең бер төре дип аңлата. Бу хәл миңа бик кызганыч тоелды. Китапны укыгач, мин психология белән кызыксына башладым.
Китапларны күбрәк мәгълүмат алыр өчен кәефемә карап укыйм.
Муса Җәлилнең шигырьләрен яратам. Комедия, хоррор, драма, роман жанрларындагы китапларга өстенлек бирәм.
Тормышымны үзгәртерлек китаплар укыганым юк. Тормышымны үзгәрткән җырчы һәм сериал гына бар.
Китап уку бик файдалы! Китап укыганда аның геройларының тормышы белән яшисең, китап эчендә кайныйсың.


Сәхифәне Римма Афзалова алып бара.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев