Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Китап киштәсе

Китаплар тормышта ярдәм итә

Элек, без үскәндә, китап укымаган кеше сирәк булгандыр.

Нурия Шәрифуллина, мәгариф ветераны:

Күп укый идем. Укыган китапларым миңа гомерем буе ярдәм итте. Өйгә газета-журналлар күп килә иде. "Человек и закон" дигәнен аеруча яратып укый идем. Детектив жанрдагы әсәрләр укырга яратуым да, бәлки, шуннандыр.

Иң яраткан язучым -Мөхәммәт Мәһдиев. Аның бар әсәрләрен дә укып чыктым, дияр идем, "Ачы тәҗрибә" дип аталган соңгы китабын азагына кадәр укып чыга алмаганмын икән  Мөхәммәт Мәһдиевнең "Без - 41нче ел балалары" повесте - кат-кат укыган әсәрләремнең берсе. Укытучы һөнәрен сайлавыма да, бәлки, ул этәргеч биргәндер.

Соңгы вакытта әдәбиятта хатын-кызлар иҗаты өстенлек итә кебек. Мәдинә Маликова, Нәбирә Гыйматдинова, Айгөл Әхмәтгалиева кебек профессиональ язучылар янына Зифа Кадыйрова, Гөлсинә Галимуллина, Гүзәл Галләмова, Рәмзия Габделхакова һ.б. өстәлде һәм алар көннән-көн популярлаша бара.

Римма Афзалова

Фото - Н.Шәрифуллинаның шәхси архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел 12 апрель санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев