Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Китап киштәсе

Китап уку сөйләм телен баета

Балачактан ук китаплар укырга яраттым. Китапка мәхәббәт мәктәптә татар теле укытучыларының китапны яратырга кирәк дип укырга өндәвеннән башлангандыр, дип уйлыйм.

Расиха Хантимерова, пенсионер:

Балачактан ук китаплар укырга яраттым. Китапка мәхәббәт мәктәптә татар теле укытучыларының китапны яратырга кирәк дип укырга өндәвеннән башлангандыр, дип уйлыйм. Яшүсмер вакытта китапларны бер-беребездән яки китапханәдән алып укый идек. Элек китапханәчеләр укыган әсәрнең эчтәлеген сөйләтә иде. Ертылган китапларны тегеп, төпләп илтә идек.

Балачакта укыган беренче китабым – Рафаил Төхфәтуллинның “Йолдызым” повесте. 6-7 классларда укыган вакытым иде. Классташ малайларга гашыйк булып йөргән вакытлар. Элек авылларга, колхозга инструкторлар килә иде. Авылга килгән Дамир абый Гарифуллинны безгә фатирга керттеләр. Аның егет чагы, ул безне янына утыртып төрле кызыклы вакыйгалар, укыган китаплары турында сөйли иде. Шунда: “Акыллым, син – кыз бала, тормышта кирәк булыр”, – дип миңа әлеге китапны бүләк итте. Китапны бер утыруда укып чыктым, әсәр миңа бик ошады! Кызыма Йолдыз исемен кушуыма да шушы әсәр сәбәп булды.
 

Фото – Р. Хантимерованың шәхси архивыннан.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 6 март санында укыгыз

Сәхифәне Римма Афзалова алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев