Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Китап киштәсе

Китап тормышка өйрәтә

Мин кечкенәдән китаплар укырга яратам. Мәктәп һәм авыл китапханәсендә күп еллар “иң күп китап укучы” статусында булдым.

Людмила Игошева, Мәлләтамак авылы китапханәчесе:

Мин кечкенәдән китаплар укырга яратам. Мәктәп һәм авыл китапханәсендә күп еллар “иң күп китап укучы” статусында булдым. Балачакта әкиятләр укысам, үсмер чакта мәктәп программасыннан тыш хикәя-повестьларны, романнарны “су урынына эчтем”. Иван Тургенев, Александр Пушкин, Николай Лесковның бөтен әсәрләрен укып чыктым. Александр Волковның “Волшебник изумрудного города” повестен, Эдгар Берроузның серияләп басылган “Тарзан” романын йотлыгып укыдым. Күбрәк рус телендә укый идем. 9 сыйныфта укытучым Зөлфирә Шәнгәрәева Фоат Садриевның “Таң җиле” романын бирде дә: “Укы әле, имтиханда реферат якларсың”, – диде. Авырсынып кына укый башлаган китапка ничек кереп киткәнемне дә сизмәдем. Әсәрнең төп герое Нуриәсма өчен борчылганым, аның үлеме тасвирланган мизгелләрне укыганда елаганым әле дә хәтеремдә.

Күңелемә нык уелып калган тагын бер әсәр – Рәфкать Кәраминең “Капитан Хәкимов” повесте. Яшүсмерлек чоры, романтик вакыт булганга микән, әсәрдәге Самат белән Гөлсемнең кавышып, матур гаилә коруларына, тату булып, мәхәббәттә яшәүләренә сокланып: “Минем дә тормышым шулай бәхетле булсын!” – дип тели идем. Улым туса, Самат исеме кушам дип тә хыялландым.

Балачакта маҗаралы китаплар укыдым. Үсмер чакта романтик әсәрләр, мәхәббәт турында китапларга өстенлек бирә идем. Хәзер исә тарихи әсәрләр, Бөек Ватан сугышы темасын, тормыш кичерешләрен чагылдырган китаплар укырга яратам.


Сәхифәне Римма Афзалова  алып бара.

Тулырак "Авыл утлары" газетасыннан укыгыз.

Фото – Л.Игошеваның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев