Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Китап киштәсе

Китап – тәрбия чишмәсе дә

Китап безнең күпбалалы гаиләдә ят әйбер булмаса да, мин аның тәмен, рәхәт тарту көчен 1 сыйныфта укыганда тоя башладым. Укытучыбыз һәр көнне дәрес азагында Гариф Гобәйнең “Маякчы кызы” повестен кычкырып укый иде.

Галия Фәрхетдинова, мәгариф ветераны:

Китап безнең күпбалалы гаиләдә ят әйбер булмаса да, мин аның тәмен, рәхәт тарту көчен 1 сыйныфта укыганда тоя башладым. Укытучыбыз һәр көнне дәрес азагында Гариф Гобәйнең “Маякчы кызы” повестен кычкырып укый иде. Без бу әсәрне шулкадәр яраттык, хәтта, әсәрдәге вакыйгаларга кереп китеп, үзебезне төп герой Илсөяр итеп тоя башладык. Шушы вакыттан бүгенге көнгә кадәр китап, гомерлек юлдашыма әверелеп, мине озата килә.

Китап кадерен белергә, язучыларны хөрмәт итәргә китапханәче апалар өйрәтте. Китапны китергәч, иң элек алар әсәрнең эчтәлеген сөйләтәләр, аннан, китапны актарып, язган-сызган, бөкләнгән урыннар юкмы дип, карап чыгалар иде. Аннан соң гына сораган китапны бирәләр иде.

Китап – белем чишмәсе генә түгел, тәрбия чишмәсе дә. Безнең буынны китап тәрбияләде, дисәм, дөрес булыр. Китап безне туган илне яратырга, аңа тугры булырга өйрәтте. Һөнәр сайлаганда, җәмгыятьтә шәхес булып формалашканда, хәтта гаилә корганда да китап киңәшләренә таяндык.

Мин бик күп китаплар укыдым. Чит ил язучыларыннан Эрнест Хемингуэй, Конан Дойл, Джек Лондон, Эмиль Золя, Александр Дюма һәм башкаларның әсәрләре рухи дөньямны киңәйтсә, Михаил Шолохов, Антон Чехов, Михаил Булгаков, Александр Грин, Антон Макаренко, Борис Пастернак, Алексей Толстой, Анатолий Иванов, Константин Симонов кебек рус язучыларының әсәрләре Россия тарихын һәм мәдәни үсешен тирәнрәк белергә өйрәтте.

Сәхифәне Римма Афзалова алып бара.

Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 елының 27 октябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев