Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Китап киштәсе

Китап киштәсе

Китапларны ручка тотып укыйм

Тәзкирә Низамиева, мәгариф ветераны 

Китап җене миңа бала чагымнан ук кагылган. 1955-57 елларда аеруча күп укыганым хәтердә. Китапханәче Фәрдия апа миңа нинди китап бирергә белмичә аптырый иде. Әнкәй ачуланмасын дип, сәке астына кереп ята идем дә сукыр лампа яктысында төне буе укый идем.
Яратып укыган китабым – Җәлил хәзрәт Фазлыевның “Йөз дә бер вәгазь” китабы. Авторның тел байлыгы әсир итте. Бу китаптан теләсә нинди сорауга җавап табарга мөмкин. Ул – минем өстәл китабым.
Җәлил хәзрәт: “Һәр нәрсәнең тәме булган кебек, бәхетнең дә тәме бар. Бәхет тәме ул – башкаларга игелек эшләүдән тәм табу”, – ди.
Фикеремне, тормышымны үзгәрткән китап та шул.
Кешенең яшәү максаты – башкаларга игелек эшләү. Башкаларга нинди яхшылык эшли алам? Күңелдәге беренче сорау шундый булырга тиеш, китап шул хакта аңлата.

Русча китаплар да укыйм.Рауль Мирхәйдәровның “Пешие прогулки” романын дустым Фирая Йосыпова тәкъдим итте. Мин сезгә дә укырга киңәш итәм.
Сәхифәне Римма Афзалова алып бара.

Римма Афзалова фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев