Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Китап киштәсе

«Әй, язмышкаем» китабы дөнья күрде

Анда Иске Карамалы авылында гомер иткән Гөлфания Шәнгәрәева шигырьләре урын алган

31 майда Иске Карамалы мәдәният йортында шушы авылда гомер иткән Гөлфания Шәнгәрәева иҗатына, аның истәлегенә багышланган “Әй, язмышкаем” китабын тәкъдим итү кичәсе үткән.

Гөлфания апаның күп сандагы шигырьләре 2025 елда бер җыентыкка бастырылып “Әй, язмышкаем” дип аталган китапта урын алган. 

Алсу Шәнгәрәева хәбәр иткәнчә, кичәдә авыл халкы, Шәнгәрәевләр нәселе – балалары, киленнәре, оныклары һәм оныкчыклары катнашкан. 

"Бу чараны үткәрүдә өлеш керткән һәркемгә: хөрмәт итеп килгән һәм катнашкан авыл халкына, кичәне үткәрүдә зур ярдәм күрсәткән, аны эчтәлекле итеп алып барган Иске Карамалы авылы китапханәчесе Гөлназ Шәмсигә, шулай ук барчабызны җыйган, бу кичәне башыннан ахырына кадәр уйлап бетереп оештырган, шигырьләрне җыеп бастырган, әбекәебезгә багышлап искиткеч истәлек китабын эшләгән туганнарыбыз Гөлнур һәм Илфар Шәнгәрәевләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Бу чарабыз, анда әйтелгән изге сүзләр яраткан әбекәебезгә дога булып ирешсен иде", - дип хәбәр итә А.Шәнгәрәева.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев