Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Зәлия – иң оста автоледи!

«Белемне ел да чарлап тору кирәк», – диләр бәйгедә катнашучылар.

"Белемне ел да чарлап тору кирәк", – диләр бәйгедә катнашучылар. 15 июль көнне районның ДОСААФ территориясендә “Автоледи – 2024” бәйгесе узды.  Традиция буенча бу конкурста гүзәл затларыбыз юл йөрү кагыйдәләрен төгәл белү һәм машина йөртү осталыгы буенча көч сынашты.

– Конкурсантлар ике этапта ярышты. Мөслим кызы Зәлия Ибраһимованың бәйге җиңүчесе булуына тулысынча ышандым. Былтыр да ул Мөслим данын яклап, конкурсның республика этабында матур уңышлары белән сөендереп кайткан иде. Юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүчеләр рәтендә дә беренче Зәлия, – диде Мөслим һәм Сарман районнары буенча “Юл иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Алсу Ситдыйкова.

Хатын-кызлар арасында машина иярләүчеләр саны ел да түгел, көн дә арта бара. Бу аңлашылар да! Гүзәл затларыбызның мөстәкыйль буласы, үз көчләренә таянып яшиселәре килә.

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 19 июль санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев