Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

“Укытучым бара янәшә...” бәйгесе

Тиздән Укытучылар көнен билгелщп узачакбыз. Шул уңайдан, бәйге оештырырга булдык.

“Укытучым бара янәшә...” бәйгесе

 

Тиздән Укытучылар көне җитә! Мондый бәйрәмне болай гына үткәреп җибәрергә ярамый дип, бәйге оештырырга булдык.

Һәр кешенең күңел түрендә укытучысы турында хатирә яши. Ул гади генә укытучы түгел, ул укучыларын үз балаларыдай якын күрә, үз эшен, мәктәпне чиксез ярата, укучыларны ишетә, иң мөһиме – тыңлый белә! Конкурсыбыз нәкъ шундый укытучылар турында! Тормышыгызда андый мөгаллимнең булуына бер шигебез дә юк. Яраткан укытучыгызга күңел түрендәге иң җылы, ихлас хисләрне җиткерер вакыт җитте! Формат ирекле: шигырь, эссе, инша. Күңелегезгә кайсы якын, ихлас хисләрегезне җиткерү ничек җайлырак – шунысын сайлагыз.

Иҗади эшләрне 5 октябрьгә кадәр muslimau@rambler.ru почтасына “Конкурска” дигән тамга,  muslumirc.ru  “Укытучым бара янәшә...” дигән исем белән юлларга кирәк. Иң яхшы язмалар Укытучылар көненә “Авыл утлары” газетасында урын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев