Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Тәрбиячеләр ярышты

Мөслимнең “Күбәләк” балалар бакчасында “Яшел ут” республика смотр-конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды. Бәйгедә районның мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре осталыкларын сынады.

Бәйгенең максаты – балаларны юлларда үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтү һәм мәктәпкәчә белем бирү  учреждениеләренең шушы өлкәдәге эшчәнлеген активлаштыру. Бу конкурс Мөслим районында 2006 елдан үткәрелә. Бәйгедә “Иң яхшы балалар бакчасы” һәм “Иң яхшы тәрбияче” номинацияләрендә бәяләнде. Өч этапта тәрбиячеләр бакча эшчәнлегендә балалар белән кулланылучы алымнар турында сөйләде. Төрле уеннар, күрсәтмәле чыгышлар аша үз һөнәрләренең нечкәлекләрен аңлатып, балалар белән юл йөрү кагыйдәләренә багышланган дәрес фрагменты күрсәттеләр.

– Тәрбиячеләр заман белән бергә атларга, балалар тәрбияләүдә үзгә алымнар кулланырга, һәрдаим камилләшергә тиеш. Бала ул – ачылмаган сер. Тәрбияче белән бала арасындагы мөнәсәбәтләр баланың киләчәгенә тәэсир итә. Тәүлекнең 8-9 сәгатен бакчада үткәрүче сабыйга тәрбиячеләр тормышны аңлатучы, дөрес юл күрсәтүче булып тора, – ди район мәгариф идарәсе методисты Лилия Басыйрова.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 1 март санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев