Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Мөслим гимназиясе укучылар «Тамчы-шау» да катнаштылар

Гимназиянең 7 һәм 8 сыйныф укучыларыннан торган команда «Тамчы-шоу» интеллектуаль уенында ярыштылар.

Мөслим гимназиясе укучылары 2 март көнне Казан шәһәрендә "Тамчы-шоу" интеллектуаль бәйгесендә уңышлы чыгыш ясадылар. Гимназиянең 7 сыйныф укучыларыннан торган "Татулар" һәм 8 сыйныфлардан "Кәттә кешеләр" командалары катнашты. "Татулар" командасы составында Айназ Галимова, Данис Гыйзетдинов, Мәрьям Мадьярова чыгыш ясады, "Кәттә кешеләр"не Булат Бәдертдинов, Наилә Биккинина, Данил Харитонов тәкьдим итте.
Укучылар төрле фәннәрдән белемле һәм тапкыр булуларын күрсәттеләр. "Кәттә кешеләр" "Татулар"дан 3 баллга гына калышты.
Укучыларны "Тамчы шоу" уенына тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлнара Ямалова, социаль педагог Миләүшә Әмирова, педагог-китапханәче Гөлшат Солтанова әзерләде, - дип язалар Мөслим гимназиясеннән.

Фото - Мөслим гимназиясеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев