Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Мәктәп театр коллективларының муниципаль бәйгесенең финалы узды

Мөслим гимназиясе базасында мәктәп укучылары театр коллективлары муниципаль бәйгесенең финалы үтте.

Мөслим гимназиясе базасында "Театр яктылыкка илтә" дип исемләнгән мәктәп укучылары театр коллективлары муниципаль бәйгесенең финалы узды. Сентябрь аенда башланган әлеге бәйгедә барлыгы районның 17 мәктәбенең театр коллективлары катнашты. Финалда Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын интернат-мәктәбе, ​ Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбенең “Балачак” театр төркеме, Салавыз-Мухан төп гомуми ​ белем бирү мәктәбенең ​ “Сәхнә теле” театр түгәрәге, Мөслим лицее театр коллективы, Тат.Шуран төп гомуми белем бирү мәктәбе “Өмет” театр коллективы, Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбе “Мәктәп театры”, Баланлы төп гомуми белем бирү ​ мәктәбенең “Ак хыял” театр коллективы чыгыш ясады. Әлеге коллективларга һәм рольләрне иң оста башкаручы укучыларга Мәгариф бүлеге дипломнары, бүләкләр тапшырылды. ​ Баланлы төп гомуми белем бирү ​ мәктәбенең “Ак хыял” театр коллективы бәйгенең җиңүчесе дип билгеләнде.​

Фотолар - мәгариф идарәсе архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев