Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Күпмилләтле туган йортыбыз

Мөслимдә “Татарстан – безнең йортыбыз” республика этномәдәни фестиваленең зона туры үтте

Татарстан – күпмилләтле республика. Бүгенге көндә республикада йөздән артык төрле милләт вәкиле яши. “Татарстан – безнең йортыбыз” фестивален үткәрүнең максаты да нәкъ менә республика территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген ныгыту һәм рухи яктан баету, республиканың күпмилләтле мәдәниятен саклап калу, үстерү һәм популярлаштыру.

“Татарстан – безнең йортыбыз” республика этномәдәни фестивале 2012 елдан бирле үткәрелеп килә. 2014 елдан башлап, фестивальнең гала-концерты 4 ноябрьдә – Халыклар бердәмлеге көне кысаларында уза башлады. Фестивальнең зона турлары төрле районнарның мәдәният йортларында үткәрелә. 8 октябрь көнне Мөслим районы әлеге фестивальнең зона турында катнашучыларын кабул итте. Бу көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә Сарман, Ютазы, Азнакай, Актаныш, Минзәлә һәм Мөслим рай-оны осталары чыгыш ясады.

– Фестивальнең төп оештыручылары – ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты һәм Халыклар ассамблеясе. Безнең Татарстаныбыз – иң яхшы һәм иң алга киткән лидер республика. Ул барлык милләт вәкилләрен берләштереп, аларның лаеклы яшәүләрен тәэмин итә. Бу – бик кирәкле фестиваль, чөнки һәр милләт, әлеге фестивальдә катнашып, үзенең гореф-гадәтләрен, үзләренең борынгыдан килгән милли ядкәрләрен тамашачыларга тәкъдим итә, аны башка халыкларга таныталар. Бу фестиваль озак яшәсен иде. Мөслимгә без өченче ел рәттән киләбез. Башка районнарда зона турлары алышынып торса да, мөслимлеләр безне һәр ел саен матур итеп кабул итәләр, эшләү өчен уңайлы мөмкинлекләр тудыралар. Биредә матур итеп кунак итәләр һәм мөслимлеләр һәрвакыт үзләренең кунакчыл, ачык йөзле булулары  белән аерылып торалар. Рәхмәт мөслимлеләргә, – диде фестивальнең жюри рәисе, Казан дәүләт мәдәният институты  доценты Азат Зарипов.

Фәридә Гайнетдинова фотосы 

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 11 октябрь саныннан укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев