Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

“Илһам” талантлар барлый

Мөслимдә “Илһам” Россиякүләм яшь язучылар бәйгесенең зона этабы узды.

– “Илһам” бәйгесенең беренче этабына 600дән артык эш кабул иттек. Икенче этапка 300 эш узды. Мөслимдә узучы икенче этапта Минзәлә, Зәй, Сарман, Бөгелмә, Ютазы һәм Лениногорск районнарыннан да яшь язучылар катнаша, 50дән артык укучы чыгыш ясаячак. Икенче турга узуыгыз – үзе үк җиңү. Таланты булган, иҗат итәргә сәләтле, хыялын чынбарлык итү өчен тырышучылар барыбер
җиңүгә ирешәчәк. Киләчәктә сезнең арада да Галимҗан Гыйльмановның, Рәмис Аймәтнең дәвамчылары табылыр, дип ышанабыз, – диде жюри рәисе, филология фәннәре докторы, КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы профессоры, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Ләйлә Минһаҗева.

Бәйгенең зона этабы 19 мартта Чистай шәһәрендә башланган һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләрендә, Арча районында узган. – “Илһам” бәйгесен үткәрә генә башлаганда районыбызда яшь иҗатчылар бармак белән генә санарлык иде, – ди район мәгариф идарәсе методисты Нурания Шәймәрданова.

 Шунысы куанычлы: “Илһам” бәйгесе җиңүчеләре буларак ел саен Мөслимнән ике-өч бала бүләкләнә.

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фотолары

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел, 29 март санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев