Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

«Яшь оста» бәйгесендә катнаштылар

«Яшь оста» (»Юный мастер») II Регионара чемпионатның муниципаль туры дәвам итә.

Бүген "Кояшкай" балалар бакчасында "Яшь оста" ("Юный  мастер") II Регионара чемпионатының  муниципаль турының чираттагы компетенциясе үтте. Чарада "Кояшкай", "Күбәләк", "Карлыгач", "Миләшкәй" балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар катнашты. Ярыш 5-7 яшьлекләр арасында оештырылды.  Беренче биремдә балалар тәрбияче һөнәре турында сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр. Икенче практик өлештә конвертка салынган рәсемнәр арасыннан тәрбияче һөнәренә туры килә торганнарын сайлап алдылар. Чираттагы биремдә балалар әкият тыңладылар. Үзләрен тәрбияче ролендә күргән балалар калган дуслары белән әкиятне анализладылар, нәтиҗә ясадылар. Бәйге нәтиҗәләре түбәндәгечә булды: Раяна Идиятуллина ("Кояшкай"), Сафия Садретдинова ("Күбәләк")  өченче урынны яуладылар, Иркә Афзалова ("Карлыгач") икенче урында, Ралина Янгирова ("Миләшкәй") беренче урынга лаек булды. Балаларга мәгариф бүлегенең дипломы, медальләр һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев