Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

«Гурман» бәйгесендә җиңүчеләр (Фоторепортаж)

“Киләчәк” паркында “Минем гаилә” муниципаль конкурсының йомгаклау туры үтте.

“Минем гаилә” бәйгесе биш этапта узды. Финал өлеше “Гурман” фестивале дип исемләнде. Бу чарада районыбызның уңган гаиләләре аш-су әзерләү буенча көч сынашты. Финалга узган Шәйгардановлар, Салиховлар, Вәлиевләр гаиләләре бәйрәмгә килүчеләргә ачык һавада әзерләнгән ризыкны тәкъдим итте, концерт номерлары белән чарага бәйрәм төсе өстәде.

– Мондый чаралар гаиләләрне рухи яктан ныгытып кына калмый, гаиләң белән горурлану хисләре дә тәрбияли. Фестивальдә без “Шойгу-таба” дип исемләнгән гаилә ризыгын тәкъдим иттек. Бик яратып ашадылар. Учакта диск-табада ит, яшелчәләр белән пешерелүче ризык бу. Ул туклыклы һәм тәмле булуы белән аерылып тора, – ди Айгөл Шәйгарданова.
Айгөл һәм Айрат Шәйгардановлар фестивальгә килүчеләрне учак өстендә пешкән коймак белән дә сыйлады. Ул арада гаилә дуслары табынга учакта кыздырылган гөмбә алып килде. Гармун уйнап, жюри әгъзаларын моңлы җырлары белән каршы алган Шәйгардановлар “Иң иҗади гаилә” номинациясендә җиңүче һәм “Минем гаилә” муниципаль конкурсының төп җиңүчесе булды. Аларга көнкүреш техникасы кибетенә 30 мең сумлык сертификат, Мактау грамотасы һәм күчмә кубок тапшырылды.
Жюри әгъзалары бу бәйгенең гаиләләрне тагын да берләштерүен, һәрберсенең әзерлек дәрәҗәсе югары булуын билгеләп үтте.

– Фестиваль ачык һавада узгач, табигый материаллар куллануга өстенлек бирелде. Шәйгардановлар табынының үзенчәлеге – ризык белән савытлар утын түмәрләре өстенә урнаштырылган иде. Җиләк-җимешләр өчен ваза кабактан эшләнгән иде. Сервировкага да иҗади яктан якын килгәннәр – калакларга кадәр яфраклар белән бизәлгән иде. Табынны как, тозлы гөмбә, җиләк кайнатмалары, бал, яшелчәләр тулыландырды.
Гөлназ һәм Ринат Салиховлар табынны зәвык белән заманча бизәгән. Деликатес ризыклар, кабымлыклар да шактый иде. Хуҗабикә бәйгегә ике як әти-әниләрен дә алып килгән, – ди Мөслим политехника техникумының производствога өйрәтү мастеры Рүзилә Бәдретдинова.
Гөлназ һәм Ринат Салиховлар гаилә почмагын чиккән сөлгеләр, фотокүргәзмә белән бизәгән.

– Гаилә – һәр кешенең тормыш тоткасы, яшәү мәгънәсе. Өч балабыз – тормыш гөлләребез. Җиңү түгел, бәйгедә катнашу мөһим.
Безнең гаилә иҗатка, моңга гашыйк. Иң мөһиме – күңел төшенкелегенә бирелмәскә, бер-береңә һәрвакыт терәк булырга кирәк. Безгә көч бирергә килгән әти-әниләребезгә, туганнарыбызга, дусларыбызга зур рәхмәт, – ди Гөлназ.
Салиховлар фестивальдә хашлама пешерде. Сарык ите, яшелчәләр белән пешерелгән ризыкны һәркем авыз итә алды. “Гурман” фестивалендә Салиховлар “Иң актив гаилә” номинациясендә җиңүгә иреште.
Конкурста ризыкны тәмле һәм оригиналь итеп әзерләү генә түгел, ризыкны табынга тәкъдим итү эстетикасы, концерт номерлары да аерым бәя алды.
Октябрь авылыннан Лилия һәм Илдар Вәлиевләр гаиләсе “Иң ихлас гаилә” номинациясендә бүләкләнде. Вәлиевләрнең өстәле гадилеге белән аерылып торды. Гаилә конкурска кышкылыкка әзерләнгән салатлар, тәмле кайнатмалар алып килгән иде. Вәлиевләр жюрины учакта пешкән тавык белән бәрәңге шулпасы белән сыйлады.
Бәйгенең моңа кадәр булган турларында катнашкан Индира һәм Нияз Нәсифуллиннар һәм Эльвира һәм Рөстәм Хантимеровлар гаиләләренә дә Мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

– Конкурсантларның мәдәни-күңел ачу программасы да, учакта аш-су әзерләү осталыгы да югары бәяләнде.
Фестивальдә катнашкан барлык гаиләләр кунак буларак чакырылды. Бәйге яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән грант акчасына оештырылды. Конкурста ун гаилә катнашырга теләк белдерде. Гаиләләр үзләре турында өч минутлык видеоролик әзерләде, алар социаль челтәрләргә урнаштырылды. Алты гаилә алдагы этапка үтте. Өченче этап – фотоконкурс. Һәр катнашучы гаиләсе белән табигатьтә төшкән фотосурәтләрен тәкъдим итте. Нәтиҗәдә алдагы этапка дүрт гаилә сайлап алынды. Дүртенче этап – дайджестта һәр гаиләнең өенә барып әңгәмә үткәрдек, – ди “Мизгел” яшьләр үзәге җитәкчесе Зөлфия Фатыйхова.
Һәр гаиләнең ялы һәм пешекче сәләте төрлечә, әлбәттә. Яратып әзерли торган ризыклар да, гореф-гадәтләр дә үзгә, ләкин аларны мәхәббәт һәм ихтирам, бер-берсе турында кайгырту берләштерә.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев