Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Харрас Әюп исеме мәңгелек

Район башлыгы Альберт Хуҗин депутатка агымдагы елда төзелгән, төзекләндерелгән объектларны күрсәтте.

Мәшһүр татар шагыйре, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Харрас Әюпнең туган көнендә III районара шигырь язучылар фестивале узды. Бәйрәм шагыйрьнең туган авылы Түрештә башланды. Кунакларны район башлыгы Альберт Хуҗин сәламләде. Харрас чишмәсе суын авыз иткәч, шагыйрьне искә алып, аның каберенә чәчәкләр салдылар. 

Чараның икенче өлеше Иске Карамалы мәдәният йортында дәвам итте. 

– Фестивальне легендар шагыйрь, мәхәббәт җырчысы Харрас Әюпнең исемен мәңгеләштерү максатында уйлап тапкан идем. Быел, 150 кешедән имза җыеп, Мөслимдәге берәр урамга яки район үзәк китапханәсенә шагыйрь исемен бирик дигән тәкъдимне район башлыгына җиткердек, – ди чараны оештыручы Гөлназ Шәмси. – Киләчәктә конкурста башка район-шәһәрләрдә яшәүчеләр дә катнашсын иде. Киләсе елга бу чараны Яр Чаллы шәһәрендә үткәрергә планлаштырабыз. Ике ел рәттән фестивальдә 18 яше тулган һәркем катнаша алды. Моңа кадәр 50ләп конкурсант булса, быел бәйгедә китаплары дөнья күргән, шигырь дөньясында танылган 15 кеше көч сынашты.

Тулырак "Авыл утлары" газетасыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев