Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

“Буыннар бәйләнеше” чемпионатының район туры

“Буыннар бәйләнеше” чемпионатының район турында алты гаилә катнашты.

Мөслим урта мәктәбендә “Буыннар бәйләнеше” компьютерда күп төрле ярыш буенча республика чемпионатының муниципаль этабы узды. Анда алты гаилә көч сынашты.

Чемпионат балалар, аларның ата-аналары һәм өлкән буын гражданнары арасында көндәлек тормышта заманча компьютер технологияләрен үзләштерүне һәм куллануны популярлаштыру; гаиләне, буыннар һәм гаилә кыйммәтләре бәйләнешен ныгыту максатыннан оештырылды.

Командаларга смартфонда, "Яндекс" эзләү системасында мәгълүмати һәм финанс иминлеген белүне таләп итүче биремнәрне үтәргә кирәк иде. Нәтиҗәдә Мөслим авылыннан Каюмовлар гаиләсе җиңүче булды. Алар 27 апрель көнне бәйгенең Казанда үтәчәк финал турында катнашу хокукы алды.

 Лилия Шәймиева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев