Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ташламалар бар

Социаль салым түләве турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр керде.

2023нче елның 28 апрелендә кабул ителгән “РФ Салым кодексының 219нчы маддәсенә һәм 257нче маддәнең икенче пунктына үзгәрешләр кертү турында”гы 159-ФЗ санлы закон нигезендә, 24 яшькә кадәрге балалары мәгариф оешмаларында көндезге формада укучы кешегә социаль салым ташламасы 110 мең
сумга кадәр арттырылды.
Элек бу сумма 50 мең сумны тәшкил итә иде..

– Шуның белән беррәттән, салым түләүчегә үзе укыган, дәваланган, гаилә әгъзалары дәваланган һәм дарулар сатып алганда киткән чыгымнар өчен бирелүче социаль салым ташламасы күләме 120 мең сумнан 150 мең сумга кадәр артты. Закондагы үзгәрешләр кыйммәтле дәвалану, физкультура-савыктыру хезмәтләре, дәүләтнеке булмаган пенсия белән тәэмин итү килешүләре, ирекле пенсия иминиятләштерүе һәм тормышны ирекле иминиятләштерү өчен чыгымнарга кагылмый, – дип хәбәр итә прокурор урынбасары Линар Әскаров.

Фото - "Татар-информ"нан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев