Кеше һәм закон

Дус диген инде

Чит кешенең милкен урлауда гаепләнүче 48 яшьлек хатын-кыз суд каршына басачак.

Мөслим районы прокуратурасы 48 яшьлек мөслимлегә карата җинаять эше буенча гаепләүне раслады. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 158 маддәсе 2 бүлегендә каралганча, зур зыян китереп, чит кешенең мөлкәтен урлауда гаепләнә. 

– Тикшерү версиясе буенча 2023нче елның 8 июнендә 16 сәгать 30 минут тирәсендә эш фигуранты Мөслим районының Яңа Сәфәр авылында урнашкан бер йортка керә. Шул йорттан танышының 12 000 сум акчасын урлый, – ди район прокуроры урынбасары Линар Әскаров. 

Тикшерү барышында эш фигуранты гаебен тулысынча таныган һәм тәүбә иткән. Танышына китергән зыянны тулы күләмдә каплаган. 

Хәзерге вакытта җинаять эше Мөслим район судында карала.

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев