Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Җәйге каникуллар вакытында бала эшләргә теләсә

Яшүсмерләрне эшкә урнаштыру тәртибе үзгәрде.

2023нче елның июнендә чыккан 259-ФЗ санлы закон нигезендә РФ Хезмәт кодексының 63 маддәсенә балигъ булмаган гражданнарны эшкә урнаштыруга кагылышлы үзгәрешләр кертелде.

– 14 яшькә җиткән яшүсмерләр белән хезмәт килешүе төзү өчен хәзер опека һәм попечительлек органнарының ризалыгы таләп ителми. Ата-ананың (тәрбиягә алучының) берсеннән язма рәвештә ризалык алу да җитә, – ди район прокуроры урынбасары Линар Әскаров. 

14 яшькә җиткән ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны эш белән тәэмин итү опека һәм попечительлек органнарының яисә башка законлы вәкилнең язмача ризалыгы белән башкарыла ала. Балалар сәламәтлекләренә зыян китерми торган җиңел эшкә генә җәлеп ителә ала.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев