Хуш исле шәмнәр остасы
Алена Фазлиева – креатив фикерле, яңа идеяләр белән янып торучы укытучы
Мөслим гимназиясендә рус теле һәм әдәбияты буенча белем бирүче райондашыбыз кул эшләренә дә оста.
Үзенчәлекле формада һәм зәвык белән эшләнгән шәмнәргә күңел җылысын салып эшләгәнгәме, алардан табигыйлык бөркелә.
– Алена Владимировна хуш исле шәмнәр ясарга ярата. Мандариннар, транспорт чарасы, чыршы уенчыгы формасында һәм башка бик күп формада барлыкка китерә ул аларны. Яңа ел алдыннан мондый шәмнәр аеруча тансык булды. Аленаның шәмнәре искиткеч матур килеп чыга. Әйтерсең, әкият могҗизалары һәм тылсым бәйрәменең бер атрибуты алар, – ди хезмәттәшләре.
Алена Фазлиева шәмнәрне табигый һәм декоратив элементлар белән бизи. Шәм ясау буенча осталык дәресләрен район-
дашыбыз үзлегеннән үзләштерә, интернет аша бу юнәлештәге остаханәләрдә белемен сыный.
– Әниемнең иҗади сәләтләре киңкырлы. Нәрсә эшләргә тотынсак та, без аны рәхәт итеп башкарып чыгабыз. Чөнки минем әни нәрсәгә дә булса тотынган икән, аны иренмичә, җиренә җиткереп эшләп куя. Безгә дә үзебезнең иҗади сәләтләребезне күрсәтергә мөмкинлек бирә. Әнинең куллары белән ясалган шәмнәр өйне бизәү өчен дә, якыннарыңа бүләк итү өчен дә бик матур эшләнмә дип уйлыйм, – ди бишенче сыйныфта укучы кызы София.
Райондашыбыз шәмнәрне ике төрле формада әзерли: контейнерлы һәм формалы. Аларның аермасы бары тик тышкы кыяфәтләрендә генә.
– Контейнердагы шәмнәрне ясау җиңелрәк. Формалы шәмнәр декор өчен күбрәк мөмкинлекләр бирә. Аларны коры чәчәкләр, ташлар, кабырчыклар, агач таяклар, ялтыравыклар, кәһвә бөртекләре белән бизәргә мөмкин, – ди Алена Фазлиева.
Шәмнәр ясау белән дүрт ел элек шөгыльләнә башлаган райондышыбыз. Интернетта формалы шәмнәр ясарга өйрәтүче мастер-класска тап булган да кызыксынып өйрәнә башлаган.
– Шәмнәр бит алар сихри көчкә ия, ниндидер сер саклый кебек. Башта шәмнәрне балавыздан (вощина) ясый башладым. Яңадан формалы шәмнәр ясыйсым килде. Тик аларның бәяләре кыйммәт иде. Силикон формаларны ясарга өйрәтә торган дәресләр сатып алдым. Молд дип атала ул. Парафин кулланганым юк. Мин бары тик натураль продукт – балавыз белән генә эшлим. Аны буярга да җиңел. Балавызны умартачылардан сатып алам. Контейнерлы шәмнәрне кокос һәм соя балавызыннан ясыйм, - ди Алена.
Шәмнәр дөньясы бер урында гына тормый, бу өлкәдә ул даими белемен яңартып тора. Агачтагы шәмнәр ясау буенча да курслар алган. Карагач, имән, каен агачларына өстенлек биреп, аларны заказ белән кайтарта. Төрле инструментлар ярдәмендә агачларны киптереп, кирәкле чимал формасына китереп, шәм аслары (подсвечник) ясый.
– Без гаиләбез белән иҗат кешеләре. Әти-әнием дә сәнгать, иҗат дөньясына гашыйк. 90нчы елларда Советлар Союзы таркалганнан соң, әти-әни без балары өчен кулдан килгәннең һәммәсен дә эшләргә тырышты. Әни төрле шапкалар текте. Күпләп куяннар тоттык, балалар өчен куян шапкалары бәйли идек, бездән бик күпләр ул башлыкларны сөенә-сөенә сатып алалар иде. Энекәшем белән минем өчен әти-әни акча жәлләмәде. Иҗат белән шөгыльләнергә бөтен нәрсә бар иде. Кадерле кешеләремә чиксез рәхмәтлемен! Үзем дә кызларыма шундый мөнәсәбәттә. Кызларым да шәм ясарга ярата. Туган көннәрдә мастер-класс үткәрми калганыбыз юк, балаларга бик ошый, – ди Алена Фазлиева.
Шәмнәр өчен кирәкле чимал һәм махсус буяу составларын райондашыбыз кул эшләре кибетләреннән сатып ала. "Эшне чын күңелдән, яратып башкарганда гына, кул эшләнмәләрең матур һәм кабатланмас була", – ди Алена Фазлиева.
Фото – Алена Фазлиеваның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев