Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Күңел бизәкләре

Милли бизәкләр яратам

Үрәзмәт авылында яшәүче Лилия Әхмәдуллинаның кул эшләренә кулы ятып тора. Чигү, тегү буенча бәйгеләрдә дә сынатмый Лилия

Үрәзмәт авылында яшәүче Лилия Әхмәдуллинаның кул эшләренә кулы ятып тора. Чигү, тегү буенча бәйгеләрдә дә сынатмый Лилия. Узган ел Мөслимдә узган II Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивалендә “Каз каурыеннан һәм канатларыннан эшләнгән халык кәсепләре эшләнмәләре” номинациясендә райондашыбызның чигүле мендәрләренә жюри беренче урынны бирде. 

Лилия апа – Үрәзмәт мәдәният йорты мөдире. Чигү белән ул мәктәп елларыннан ук мавыга башлаган.

– Без гаиләдә җиде бала үстек, мин төпчеге идем. Беренче чигүләрне апамнардан күреп башкардым. Без кечкенә чакта өлкәннәргә охшарга тырышу, алар эшләгәнне кабатлау “модасы” бар иде бит. 7-8 яшьләрдә ак җирлеккә яфраклар, аллы-гөлле чәчәкләр чиккәнем истә. Хезмәт дәресләрендә укытучыбыз Сәүдия апа да чигү серләренә өйрәтте. Әнием Сабира, Өммегөлсем әбекәем дә чигү осталары иде. Бирнә челтәрләренә һәм сөлгеләренә үзгә бизәк төшерүне сорап авыл халкы гына түгел, күрше авыллардан да мөрәҗәгать иткәннәре, бизәкләргә шаккатып караганнар әле дә истә. Кызым да бик матур чигә, – ди Лилия Әхмәдуллина.

Чигү өчен тукыманы, чималны Лилия апа махсус кибетләрдән ала. Чигү үрнәкләрен кызы белән бергәләп уйлыйлар.

– Соңгы арада ят рәсемнәрне тастымаллардан да төшереп чигә башладым. Хәергә биргән кечкенә тастымалларда андый бизәкләр күп. Милли бизәкләр яратам. Татар бизәкләре төрле, мин күбрәк чәчәк-үсемлекләр сурәтләнгән бизәкләр кулланам. Татар бизәкләре арасында геометрик, зооморф бизәкләр дә бар. Мендәр тышлыкларына төшерелгән пар аккошлар гаиләнең ныклыгын символлаштыра кебек. Без кечкенә вакытта әнкәйләр кичен кул эшләре белән шөгыльләнә иде. Бала-чага алар янында бөтерелеп тәм таба, әкренләп кул эшләренә дә өйрәнә иде. Әнкәйләрнең чигүләрен үземчә рәсем итеп тә төшерә идем. Авылда чигү-бәйләү эшен белмәгән хатын-кыз юк иде безнең заманда. Тәрәзә пәрдәләре дә, сөлгеләр дә чигүле булыр иде! – ди Лилия апа.

Теләге булган авылдашларын да чигү серләренә өйрәтә райондашыбыз.

– Татар орнаментлары арасында лалә чәчәге дә бар. Яңарышка омтылуны гәүдәләндерүче чәчәкне Лилиябез дә яратып куллана. Чигүчеләр матурлыкка гашыйк, – ди Үрәзмәт авыл җирлеге башлыгы урынбасары Римма Әбүбәкерова.

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 10 ноябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев