Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Күңел бизәкләре

Лицейның үз рәссамы бар

Валерий Ильин Мөслим лицеенда урам җыештыручы булып эшли. Райондашыбыз оста рәссам да икән. Ул лицей ишегенә Яңа ел темасына күз явын алырлык рәсемнәр ясаган

Валерий Алексеевич тумышы белән Чувашиядән. Украинаның Луганск өлкәсендә башлангыч һәм урта белем алган егеткә мәктәптә дә стена газеталарын, плакатлар ясауны йөкләгәннәр. Урта белем турында аттестат алгач ул Ерак Көнчыгышта мотоукчылар гаскәрләрендә хезмәт итә.

– Танклар төзәтүче механик идем мин. Рәсем ясау сәләте хәрби хезмәттә дә кирәк булды: төрле плакатлар ясауны миңа тапшыралар иде. Бик мавыктыргыч эш ул. Сурәтләр аша кешенең эчке халәтен аңларга була, – ди Валерий Ильин.

Валерий 1990-1992 елларда Казан сәнгать училищесында белем ала. Киң профильле рәссам-бизәүче белгечлегенә ия ул. Егетнең әнисе яклап барлык туганнары да диярлек рәссамнар була.

– Валерий Алексеевич – киң күңелле, бик ярдәмчел кеше. Ул Мөслим лицеенда 2020 елдан хезмәт куя. Ел саен, бәйрәм якынлашканда, мәктәбебез ишек-тәрәзәләре рәсемнәр белән бизәлә. Укучылар гына түгел, бу тирәдән үтеп йөрүче райондашлар да бу матурлыкка сокланып карый. Кар кызы, Аждаһа, куян, чыршы –  барлык сурәтләр дә җанланыр төсле. Рәсем ясарга мәҗбүр итеп булмый, түләүсез хезмәт бит. Валерий Алексеевич үзе хезмәт куйган оешманы матурлау өчен вакытын да, көчен дә кызганмый, – ди Мөслим лицее директоры Чулпан Әхмәтшина. – Ул һәрвакыт иртәнге алтыдан да соңга калмый эшкә килә. Балалар, укытучылар килүгә мәктәп территориясен тәртипкә китереп куя.

– Дусларның, якыннарның туган көннәренә, төрле бәйрәмнәргә, туйларга плакатлар ясый идем. “Матур, үзгә булсын!” – дип, төне буе рәсем ясау белән мәшгуль идем. Хәзер генә ул сатуда әзер плакатлар бар, элек аларны табып булмый иде. Интернет аша рәсемнәр табып, карап та ясыйм, үз идеяләрем дә бар. Гуашь белән эшләргә яратам. Тәрәзә пыяласына рәсем ясар өчен акварель буяулар туры килми. Гуашь тиз юыла. Рәсемнәрне укытучылар белән киңәшләшеп сайлыйбыз. Балалар рәсемнәрне күреп сөенгәч, үз эшеңнән канәгатьләнү хисе барлыкка килә, – ди Валерий Ильин.

Арабызда сәләтле кешеләр күп. Валерий абый – шундый талантларның берсе. Алга таба аның кул эшләре күргәзмәсен дә күрергә насыйп булсын иде!

Лилия Шәймиева фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев