Чәчәкләре – күңел матурлыгы
Әмәкәй авылында туып үскән Рәдинә Батыршина яшьтән үк матурлыкка – чәчәкләргә, гөлләргә гашыйк. Аларның ихатасына аяк баскач, үзеңне икенче дөньяга килеп кергән сыман хис итәсең. Биредә аллы-гөлле чәчәкләр каршы ала
– Әнием гөлләр үстерергә бик ярата иде. Ул чорда хәзерге замандагы кебек орлыклар алу, сайлау мөмкинлеге юк иде. Әни дусларыннан, таныш-белешләреннән яңа гөл үсентеләре, чәчәк орлыклары алып кайта иде. Төрледән-төрле гөлләр үстерде. Әнием яран гөлен, исле гөлне, тамчыгөл ярата иде. Аларны тәрбияләү миңа йөкләнгән иде. Балачактан ук гөлләр белән серләшеп үстем мин, – ди Рәдинә апа.
Ихата бизәге
Ихата алдына утырткан «килен» («невеста») чәчәген ул җәй дәвамында ап-ак булып күзләрне иркәләсен өчен утырткан. Кыш буе өйдә үскән яран гөлләре җәй дәвамында ихатаны бизи. Җәй җиткәч, гөлләрнең барысын да бакчага күчерә Рәдинә апа. Бүген аларның ихатасында яран гөлләренең генә дә ике дистәдән артык төре бар. Дәлияләр һәм гладиолуслар шау чәчәктә утыра, ә аларның исләре... – Әлбәттә, чәчәкләрне тәрбияләргә, карарга кирәк, – ди Рәдинә Батыршина. – Игътибар аз гына кимесә дә, алар үпкәли: чәчәге коела яки яфраклары саргая башлый, кинәт кенә корырга да мөмкиннәр. Гөлләрне кышын да, җәен дә тукландырырга кирәк. Көз саен сыер, ат, кош-корт тизәген җыеп, сыек ашлама – ачыткы ясап, 5 литрлы банкаларга тутырып куям. Кыш дәвамында өйдәге гөлләргә сибәм, җәен чәчәкләрне тәрбияләү өчен дә әлеге катнашманы кулланам. Чәчәк төпләрен даими йомшартып, чүп үләннәреннән арындырып торырга кирәк.
Өй эчендәге гүзәллек
Өйдә дә төрле гөлләре күп Рәдинә апаның. Цикламен (Альп миләүшәсе), яран гөлләрне аеруча яратып үстерә ул. – Цикламенның берничә төре бар. Һәр бүлмәгә бер төрен утыртам. Кыш дәвамында алар шау-чәчәктә утыра, бүлмәгә ямь бирәләр. Көзен җәй көне бакчага чыгарган яран гөлләремнең яшь ботакларын савытларга утыртып, яңадан өйгә кертәм. Башта: «Бу гөлне быел кертмим, бусы картайды инде», – дип йөрим дә, көз җиткәч, ипләп кенә берсе артыннан берсен өйгә кертәм, – ди ул, елмаеп.
Гаилә гармониясе
Шулай итеп ел буе чәчәкләр, гөлләр белән серләшеп яши Рәдинә апа. Чәчәкләрне утыртырга, кертергә тормыш иптәше Мөхәмәткәрим ярдәм итә. – Чәчәкләр – безнең гомерлек мәхәббәтебез инде ул, – ди Мөхәмәткәрим абый, Рәдинәсенә карап. – 30 елдан артык Себердә яшәгәндә дә гөлләрдән аерылмады ул. Фатирда яшәсәк тә, тәрәзә төпләрен тутырып гөлләр үстерде. Яңгыр суы файдалы дип, яңгыр суы җыеп гөлләргә сибә иде. Гөлләр яратканга, күңеле дә чәчәкләр кебек матур аның. Шуның өчен тиң ярым итеп сайладым да инде Рәдинәне. Күзләр тимәсен, 45 елдан артык матур гомер итәбез!
Мәхәббәт тарату
– Чәчәкләрем миңа яшәү дәрте, күңел күтәренкелеге бирә. Чәчәк орлыкларын үзем дә үрчетәм, сатып та алам, почта аша да кайтартам. Яңа чәчәкләр утыртырга, аларның үсүен күзәтергә яратам. Бу «чир»ем кызыма да йокты. Ул да, кайткан саен, үзенә ошаган гөлләрнең үсентеләрен алып китә. Алып киткән гөлләре матур булып үсеп киткәч, фотоларын җибәрә. Чәчәкләрне сораучыларга бүләк итеп бирәм. Ихлас күңелдән яратып үстерәләр икән, кул арты китми ул, – ди Рәдинә апа.
Мөслим авылының Бакча урамында яшәүче Рәдинә апа үзе дә чәчәкләре кебек нур чәчеп яши. Гөл-чәчәкле Рәдинә һәм Мөхәмәткәрим Батыршиннар йорты яныннан узганда, сез дә бер чәчәкләргә күз салыгыз әле, юлыгыз һичшиксез уңышлы булыр!
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев