Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Каникуллар

Лагерь балалары «Балалар журналлары дөньясында» булдылар

Мөслим лицее базасында оештырылган мәктәп яны лагере балалары белән үзәк китапханә хезмәткәрләре очрашты.

Район үзәк китапханә хезмәткәрләре Мөслим лицееның көндезге мәктәп яны лагеры балалары өчен «Балалар журналлары дөньясында» дип аталган бер сәгатьлек вакытлы матбугат битләренә күзәтү үткәрде. Балалар өчен китапханә фондында тупланган вакытлы басмалар тәкъдим ителде. Алар арасында «1000 киңәш», «Веста», «Мурзилка», «Чаян», «Идел», «Салават купере», «Сабантуй», «Дөнья тирәли», «Физкультура һәм спорт» басмалары бар иде. Китапханәче Миләүшә Кашапова вакытлы матбугатка күзәтү ясады. Журналларны карау, кызыксындырган сорауларга җаваплар алу мөмкинлеге булдырылды. Балалар журналлары дөньясына сәяхәт барышында укучылар китапханәдә ничә кызыклы  басма барлыгын да белделәр, - дип хәбәр итәләр үзәк китапханәдән

Фото - үзәк китапханәдән

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев