Зөбәрҗәт Кәрамова: «Сатып алучыларым әйбәт»
Озак еллар сатучы булып эшләүче Зөбәрҗәт Кәрамованы күпләр белә. Дистә елдан артык бер кибеттә эшләүче ханым бик күп сатып алучыларга хезмәт күрсәтә. Ягымлы, ачык йөзле, тәмле телле һәм гадел булуы аңа сатып алучыларның ихтирамын яуларга ярдәм иткән
Яңа Сәет авылында туып- үскән кыз сатучы булырмын дип һич тә уйламаган. 8 сыйныфны тәмамлагач, педагогия училищесына юл тота ул.
– Мәктәптә яхшы билгеләргә генә укыдым. Башлангыч сыйныфлар укытучысы буласым килде, шуңа Минзәлә педагогия училищесына юл тоттым. Анда бару-кайту уңайлы иде. Училищеда бик яратып укыдым. Хезмәт юлымны туган авылымда башладым: 1988 елда Яңа Сәет башлангыч мәктәбенә укытучы булып кайттым, – ди Зөбәрҗәт ханым.
Эшкә кайткач, авылдашы Илфатның яшь укытучыга күзе төшә. Яшьләр бер-берсен сынап, 1 елдан артык очрашып йөргәннән соң гаилә коралар.
– Иптәшем “Сельхозтехника” оешмасында эшли иде, аңа фатир бирделәр. Шулай итеп без Мөслимгә күчеп килдек. Биредә улыбыз туды. Декрет ялыннан соң район үзәгендә эш булмады. Яңа Сәеткә йөреп эшләргә тәкъдим иттеләр. Шуңа район үзәгендәге мәктәпләрдә ялга киткән укытучыларны алыштыручы булып эшләдем. Үкенмим, чөнки балаларны яраттым! Укучыларым бүген инде үзләре – әби-бабайлар, – дип елмая Зөбәрҗәт Кәрамова.
Төпле эш урыны булмау, төрле мәктәпләргә йөреп эшләү кыен була, шуңа Зөбәрҗәт ханымга яңа һөнәр сайларга туры килә.
– 2002 елда, район икмәк пешерү оешмасына эшчеләр кирәк дигәч, шунда бардым. Оешма җитәкчесе Нәҗибә Батыршина экспедитор вазыйфасын тәкъдим иткәч, мин бик теләп әлеге вазыйфага алындым. Ул чорда авылларда район кулланучылар җәмгыяте кибетләре эшли, көн саен икмәк илтүче машиналар төрле юнәлешләрдә чыгып китә. Шул ук вакытта шәһәрләрдә узучы ярминкәләргә дә бик яратып йөрдек. Нинди генә эш булмасын, аны ихластан яратырга, вазыйфаларыңны төгәл башкарырга кирәк. Шул вакытта гына ниндидер нәтиҗәгә ирешергә, өлкәннәр әйткәндәй, хезмәтнең әҗерен күрергә була, – ди ике дистә елдан артык сәүдә хезмәте күрсәтүче ханым.
Соңрак икмәк пешерү комбинатында сатучы булып эшли Зөбәрҗәт ханым. Тик үзгәртеп кору нәтиҗәсендә күп оешмалар ябыла, кыскартулар була. Шуңа 2012 елда Зөбәрҗәт Кәрамова “Ләззәт-2” кибетенә эшкә килә.
– Әлеге кибеттә эшли башлавыма да 12 елдан артып китте. Сатып алучылар үзгәрмәде, клиентларга ачык йөзле, гадел һәм төгәл булырга кирәк. Без, сатучылар, шушы юнәлештә аларга булышырга тиеш. Кибеткә бер пенсиягә яшәүче өлкәннәр дә, якыны янына хастаханәгә баручылар да, тәмле әйбер аласы килгән балалар да, ерактан килүчеләр дә керә. Без һәркемнең күңеленә нәрсә хуш киләчәген тоемларга бурычлы. Озак еллар шушы юнәлештә хезмәт куйгач, сатып алучыларны таныйсың, аларның таләпләрен, теләкләрен тиз тоемларга өйрәнәсең. Хәзер азык-төлек ассортименты күптөрле. Сайлап алу мөмкинлеге бар. Мин эшли башлаган чорда ике-өч төрле икмәк пешерелсә, бүген кибетебезгә дистәгә якын төр ипи китерелә. Шөкер, райондашларыбыз, сатып алучылар белән аңлашып эшлим, – ди Зөбәрҗәт ханым.
Шушы кибеткә йөрүче Гөлфия Нуриева да фикерләре белән бүлеште.
– Ачык йөзле, тәмле телле сатучыны һәркем ярата. Зөбәрҗәтебез нәкъ менә шундый! Ул кибеткә йөрүчеләрнең нинди ризык яратуын, кем пешергән икмәкне ашавына хәтле белә. Кибеткә кергәч, Зөбәрҗәткә тормыш мәшәкатьләрен дә сөйләп чыгабыз. Һәркемне сәламләп каршы ала, бала-чаганың да исемнәрен белә ул. Бик игътибарлы, күчтәнәч яки тәм-том сайлаганда, киңәшләрен бирә. Без аңа бик рәхмәтле! – ди Гөлфия апа.
Кибетләр күп. Район үзәгендә адым саен диярлек кибетләр эшли. Әмма сатучыларның барысы да сатып алучыларның ышанычын аклый алмый.
– Шушы җаваплы һәм тынгысыз һөнәрне сайлавыма үкенмим. Киресенчә, шатланам гына. Көн дәвамында күпме кеше белән аралашам, күпме язмышлар белән очрашам. Сатып алучыларга начар хезмәт күрсәтергә, дорфа булырга хакым юк. Сатып алучылар белән аңлашып, күп еллар хезмәт куярга насыйп булсын! Клиентларыбызны бик яратам, алар – иң яхшы сатып алучылар, – ди Зөбәрҗәт ханым, ихластан куанып.
Без күпвакыт менә шундый гади хезмәт кешеләрен олыларга, аларның хезмәтләрен бәяләргә, рәхмәтебезне җиткерергә онытабыз. Көннәр буе хезмәт күрсәтүче, кирәк вакытта киңәшен дә, ярдәмен дә кызганмаучы, суык булса да, уттай кызуда да зарланмый эшләүче сатучылар хезмәте дә ихтирамга һәм хөрмәтләүгә лаек.
Фото – Кәрамовларның гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев