Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Халыкка иң якын кешеләр

17 ноябрьдә полициянең участок инспекторлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

100 еллык тарихы булган әлеге хезмәт җәмәгать тәртибен саклауда төп урынны алып тора. Район эчке эшләр бүлегендә әлеге хезмәттә 5 инспектор эшли. Алар сигез административ участокка хезмәт күрсәтә.

– Участок инспекторы – халык арасында иң күп була торган кеше. Берәрсе алкоголь кулланып өйдә тавыш чыгарса да, зыян күрүчеләр булса да, башка төр тәртип бозулар күзәтелсә дә, алар белән беренче булып участок инспекторы очраша. Җинаятьләрнең күбесен участковыйлар тикшерә. Социаль яктан уңышсыз дип саналган гаиләләрне, ирегеннән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәза алучыларны, төрмәдән чыгучыларны да участковыйлар даими контрольдә тота. Инспекторларыбыз психолог та, киңәшче дә булып тора, – ди участок инспекторлары җитәкчесе Рөстәм Бухаров.

Әти-әни игътибарыннан читтә калган балалар, эчкечелек һәм наркоманияне кисәтү белән шөгыльләнүче егетләргә төрле хәлләр белән очрашырга туры килә.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 17 ноябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев