Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Халыкара әби-бабайлар көне

28 октябрь – Халыкара әби-бабайлар көне.

Бу бәйрәм гаиләдәге иң өлкән кешеләргә багышланган һәм төрле буын кешеләрен, якыннарны берләштерергә ярдәм итә.

Бүген без иң якын кешеләребезне - әбиләребезне һәм бабайларыбызны бәйрәм белән котлыйбыз. 

Ата-аналар белән берлектә алар балага гаҗәеп дөнья серләренә төшенергә ярдәм итәләр. Әти-әни аңламаганда да, алар безне күбрәк аңлыйлар.

Хәзер бит балаларны алар ярдәменнән башка үстереп тә булмый диярлек. Авырып китсә дә, баланы калдырып чыгасы булса да, тизрәк алар янына йөгерәбез. 

Әйдәгез, оныклар, оныкчыклар, әти-әниләр, әби-бабаларыбызны, әти-әниләребезне котлыйк әле! Аларга исәнлек-саулык, озак яшәүләрен телик!

Фото - Мөслим-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев