Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Ватан геройларын искә алып

9 декабрьдә Ватан геройлары көне билгеләп үтелде.

Әлеге дата 2007 елдан бирле билгеләп үтелә. 
“Мизгел” яшьләр үзәгендә узган Ватан геройларын искә алу тантанасында район җитәкчелеге һәм җәмәгатьчелеге, Әфган, Чечня сугышы ветераннары, волонтерлар катнашты.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова:

– Без бүген илебез, республикабыз каһарманнарын гына түгел, якташларыбызны да искә алабыз, – диде.

Илебез герой ул-кызларын онытмый. Еллар, гасырлар үтсә дә, геройларның батырлыгын хөрмәт белән искә алабыз. Хөкүмәт бүләкләре аларны күп еллардан соң да эзләп таба. 

Ватан геройлары көнендә бүләкләр дә тапшырылды. Беренче дәрәҗә чик буе хезмәте отличниклары Илдар Шәймиев һәм Илдар Хәбибуллин истәлек медальләрен алды. 

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова  фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 15 декабрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев