Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Календарьда - дата

Тукайлы буынның киләчәге бар

Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә шагыйрьнең тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Район мәктәпләрендә укучылар шагыйрьнең әсәрләрен укыды.

Чара җырлы-биюле күренеш белән башланды. “Тукай әкиятләренең геройлары мәктәп коридорларында йөргән кебек булды. Укучыларның һәм укытучыларның уртак көче белән әзерләнгән күргәзмә ачыш булды”, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин. 

Печән базары күренеше күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтте. Базарда тәкъдим ителгән читек, шәльяулыклар, сый-нигъмәт белән бергә асрамага бала сатылуы турында сөрән салу Тукайның балачагына алып кайтты.

– Печән базары матур да, шул ук вакытта шомлы, куркыныч та булган. Урамнар, тар сукмаклар бихисап адәм балаларының ачы язмышына шаһит булган. Сабый чактан ук чит җирләрдә әти-әни назына сусап, кимсенеп яшәгән Тукай, еллар узгач, туган җиренә исән-сау әйләнеп кайта алуына сөенеп, йөзләрчә хәтер-шигырен безнең хөкемгә калдырган. Сайлаган юлыннан тайпылмыйча яшәгән бөек шагыйрьнең әсәрләрен укып үскән буын вәкиле буларак, мин аның иҗатын яратып туя алмыйм, – ди Мөслим гимназиясе китапханәчесе Гөлшат Солтанова.

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2026 ел 28 апрель саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев