Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Сакчыл мөнәсәбәт кирәк

19 мартта торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

“Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыяте нигездә район үзәгендә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен кайгырта: су белән тәэмин итү һәм юынтык суларны түгү өчен җавап бирә. Оешмада 43 кеше хезмәт куя. “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыяте эшчәнлеге турында аның җитәкчесе Ирек Заһидуллин белән әңгәмә кордык.
– Ирек Рифович, оешма бүген нинди хезмәтләр күрсәтә?
– Район үзәгендәге күпфатирлы 60 йортны (1246 фатир) су белән тәэмин итәбез. Канализация системасының көйле эшләве дә – безнең оешма карамагында. Мөслимдәге 40лап оешманың котельныйлары эшчәнлеген дә без контрольдә тотабыз.
– Халыкны чиста су белән тәэмин итүдә проблемалар юкмы?
– Мөслим көннән-көн үсә, димәк, су куллану көче дә арта дигән сүз. Бер тәүлек  эчендә Ташлыяр чишмәсеннән 2 мең кубометр су тотыла. Тик суның сәбәпсез югалу очраклары бар. Намуссыз райондашларыбыз суның исәбен югалту җаен таба. Айга якынча 12 тонна су “югала”. Су счетчиклары белән нәрсә генә эшләмиләр: кирегә әйләндереп, магнитлар куеп карыйлар, тик ялган ачыклана. 
– Счетчикларның хезмәт итү вакыты чыкканын каян белергә һәм бу очракта кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәк? 
– Счетчикларның эксплуатацияләү вакыты – 6 ел. Куллану вакыты чыкккач, прибор дөрес күрсәтми башлый. 6 ел эшләгәннән соң счетчикларга дәүләт тикшерүе үткәрү мәҗбүри. Кайберәүләр, тикшерү үткәрүгә караганда, счетчикны яңага алыштыру кулайрак дип саный. Абонентлар счетчикларны алыштырудан баш тарткан очраклар да бар. Бу очракта абонентка су өчен билгеләнгән норматив буенча түләргә туры килә. Счетчикларны алыштыру буенча безнең контролерларга мөрәҗәгать итәргә була.
– Ирек Рифович, күпфатирлы берничә йортның канализация системасында проблемалар булуын беләбез. Бу мәсьәләгә дә тукталып үтик әле.
– Кышкы салкынар вакытында кайбер йортларда су катты. Мәсьәләне, халыкка уңайсызлыклар тудырмыйча, тиз арада хәл итә алдык. Проблема халыкның җавапсыз мөнәсәбәтенә барып тоташа. Подвалга су керде дип чакыралар да, суны суырта башлагач, аннан аракы шешәләре, пластик савытлар, памперслар, хәтта бүреккә кадәр чыга. Оятсызлыкмы бу, ваемсызлыкмы?! Югыйсә, урамнарда чат саен диярлек чүп савытлары урнаштырылган. Халык яшәгән урынын үзе үк чүпли. Көнгә 5-6 тапкыр шундый чакыру була. Гадәттә көнкүреш чүпләрен унитазга фатирда вакытлыча яшәүчеләр ташлый. Әйләнә-тирәбезне чисталыкта, пөхтәлектә тотып, булганны кадерләп һәм саклап яшәргә өйрәнсәк иде!

Лилия Шәймиева
Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев