Миңнеханов Татарстан гербы һәм флагының патриотик әһәмиятен билгеләп үтте
Бу хакта ул ТР Хөкүмәте Йортында узган атналык киңәшмәдә белдерде
«Герб һәм флаг белән безнең сугышчылар бүген Ватан иминлеген саклыйлар. Татарстан сугышчылары үзләренең хәрби бурычларын үтәгән урыннарда Россия Федерациясе дәүләт символлары белән беррәттән Татарстан Республикасы символлары да бар. Флаг та, герб та һәрвакыт алар белән бергә», – дип аның сүзләрен китерә Татарстан лидерының матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан гербының 1992 елда раслануын искәртте. Ул шулай ук дәүләт символларына хөрмәт патриотизм һәм Ватан өчен җаваплылык хисе формалаштыруын билгеләп үтте.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев