Мөслим районында 96 чит ил гражданы исәпкә алынган: миграция хезмәткәре белән интервью
14 июнь – Миграция хезмәткәрләре көне. Район миграция хезмәте җитәкчесе Фәридә Гыйзетдинова белән шул хакта сөйләштек
– Фәридә Наиловна, миграция хезмәтенә нинди бурычлар йөкләнгән?
– Район эчке эшләр бүлеге төрле подразделениеләрне берләштерә, миграция мәсьәләләре бүлекчәсе – иң яше. Халык аны “паспорт өстәле” дип йөртергә гадәтләнгән. Миграция хезмәте күптөрле юнәлешләрдә эшчәнлек алып бара: Россия Федерациясе гражданины паспортын бирү, халыкны яшәү, күчеп килү урыннары буенча теркәү, адреслы белешмә исәбе бирү һәм башкалар. Дәүләт хезмәтләре күрсәтү белән беррәттән, миграция законнары үтәлешен дә контрольдә тотабыз. Район үзәгендә яшәүчеләр теркәлү урынын еш үзгәртә: елына ике-өч тапкыр алыштырырга мөмкиннәр. Авылларда яшәүчеләр тотрыклырак: еллар буе бер урында яшиләр.
– Мөслим районында кайсы милләт вәкилләре күбрәк яши?
– Районда 19 меңнән артык кеше яши, 20дән артык милләт вәкиле исәпләнә. Халыкның 90 процентын татарлар тәшкил итә. Руслар – 6, әрмән, азәрбайҗан, башкорт, үзбәк, таҗик, кыргыз, казах һ.б. милләт вәкилләре – 2 процент. Әрмәннәр һәм таҗиклар күбрәк, алар күпчелек төзелеш өлкәсендә хезмәт куя. Пандемия вакытында районга күчеп килүче чит ил кешеләренең саны нык кимегән иде, хәзер алар арта башлады. Быел 96 кеше исәпкә алынды, шуларның 39ы теркәлү вакытын озайтты. Күпчелек – эшкә килүчеләр. Чит ил гражданнарын эшкә актив җәлеп итүче оешмалар аз түгел, ләкин аларның эше сезонлы: җәен эшлиләр дә кайтып китәләр. Ел әйләнәсе эшләүче мигрантлар да бар. Вакытлыча яшәргә рөхсәт алуларын исәпкә алсак, безнең районда эшләүдән алар бик канәгать.
– Мигрантлар белән нинди эш алып барыла?
– Соңгы елларда Мөслимгә якын чит илләрдән кайтучылар күп, ләкин аларның барысы да яшәү урынында теркәлү кирәклеген аңламый. Ә теркәлергә кирәк. Мөслимдә тамырлары, туганнары булмаган килеш безнең җирлекне сайлаучыларга, бер яктан, сөенергә кирәк, шулай да һәркем күршесендә кем яшәвен белеп торырга тиеш. Чит, шикле кешеләрне очратканда, район эчке эшләр бүлегенә яки авыл җирлеге советына хәбәр итәргә кирәк.
– Миграция законнарын бозучылар бармы?
– Андыйларның саны елдан-ел кими. Чит илләрдән даими рәвештә эшчеләр җәлеп итүче оешма җитәкчеләре хокук бозган өчен зур штрафлар янавын аңлый. Бу уңайдан даими төстә профилактик рейдлар уздырыла. 1-10 июнь көннәрендә үткән “Нелегал” операциясе барышында чит ил кешеләрен эшкә җәлеп иткән шәхси зат тарафыннан хокук бозу очрагы ачыкланды. Биш хокук бозу очрагы теркәлде. Быел 8 чит ил гражданины, Мөслим районында законсыз төстә яшәгән өчен, үз илләренә озатылды.
– Фәридә Наиловна, рай-онга турист буларак килүчеләр күпме?
– Юк, бу сезонда чит илдән нибары өч турист килде.
– Халык күпчелек нинди мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итә?
– Миграция пунктына паспорт, гражданлык алу тәртибе, чит ил гражданнарының теркәлү вакыты чыгу сәбәпле, вакытлыча яшәү урынын озынайту буенча һәм башка мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәләр. Хокук саклау органнары турында беренче фикер еш кына безнең хезмәт эшчәнлегенә бәйле рәвештә туа. Миграция өлкәсендә дәүләт хезмәтләренең электрон ысул белән башкарылуы безнең өчен дә, халыкка да бик уңайлы: чиратта торасы, юлда йөрисе юк. Документларын интернет аша тапшырган гражданнар аларның әзер булуы турында мәгълүматны Дәүләт хезмәтләре күрсәтү сайтыннан карап белә. Мөслим полиция бүлегенең миграция пункты гаризаларны дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүнең бердәм порталы аша электрон рәвештә кабул итә.
– Димәк, документларны электрон вариантта тапшыру мөмкинлеге булгач, гаризаны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында язарга була?
– Әйе, интернет аша гариза язганда, миграция пунктына бер генә мәртәбә киләсе була. 5 ел дәвамында гамәлдә булган чит ил паспортлары күпфункцияле үзәк аша бирелә, ә 10 еллык биометрик паспорт алу өчен Азнакай шәһәренең миграция хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризаны шулай ук электрон рәвештә бирергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев