Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Календарьда - дата

Китапханәчеләр бәйрәм итте

Бәйрәмдә алдынгылар бүләкләнде. Чара дәртле җырлар һәм күңелле уеннар белән үрелеп барды.

27 май Россиядә Китапханәчеләр көне буларак билгеләп үтелә. Районыбыз китапханәчеләре әлеге бәйрәм көнен бүген “Кояшлы Ык” ял паркының “Татар ихатасын”да билгеләп үттеләр.

Бәйрәм чарасына район үзәк китапханә хезмәткәрләре һәм авыл китапханәчеләре җыелган иде. Аларны тәбрикләүдә район башлыгы Альберт Хуҗин, район башлыгы киңәшчесе Рафаэль Шәрифуллин һәм район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова катнашты.

Альберт Хуҗин котлау сүзләрен җиткерде һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен бертөркем алдынгы хезмәткәрләргә район башлыгының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.

Марина Бәдретдинова үзенең тәбрикләвендә китапханә хезмәткәрләренә һәр эштә актив катнашканнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Үзәк китапханә директоры Айсылу Мадьярова хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлап, яңа җиңүләр һәм гаилә иминлеге теләде. Бәйрәм чарасы дәртле җырлар һәм күңелле уеннар белән үрелеп барды. 

📸 Фәридә Гайнетдинова репортажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев