Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Илләр тыныч булсын!

Нинди милләттән булуына карамастан, райондашларыбызның теләге бер.

Артур Гаспарян, 
Олы Чакмак: 
– Мөслим районы бердәмлекнең матур үрнәге булып тора. Бүгенге көндә районда 200ләп әрмән яши. Төрле авылларда яшәсәк тә, милли бәйрәмнәребезне, милли йолаларыбызны һәрвакыт бергәләп билгеләп үтәбез. Районда яшәүче башка милләт вәкилләреннән дә, район җитәкчелегеннән дә беркайчан да кырын караш тойганыбыз юк. 20ләп ул-кызыбыз, оныкларыбыз район мәктәпләрендә белем ала. Алар татар телен дә, рус телен дә бик яхшы беләләр, туган телләрен дә онытмыйлар. Минем улым һәм дустымның кызы татар теленнән республикакүләм олимпиадада җиңүче булдылар! Күпләребез биредә дистә еллар яши, үз эшләрен алып бара. Татарстанда, шул исәптән Мөслим районында һәр милләткә хөрмәт белән карыйлар, милли традицияләрне ихтирам итәләр. Без тыныч тормышта, матурлыкка хозурланып яшибез. Киләчәктә дә җирлегебездә тынычлык һәм иминлек хакимлек итсен!

Фото - Татар-информ архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев