Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Илләр тыныч булсын!

Нинди милләттән булуына карамастан, райондашларыбызның теләге бер

2005 елдан башлап 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. 6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне. 

Гөлфия Мөхәмәтгәрәева, 
Тегермәнлек: 
– Бердәмлек көне төрле милләт вәкилләренең бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп, бер-берсенең гореф-гадәтләрен олылап, традицияләрен ихтирам итеп яшәүләрен гәүдәләндерә. Бер халыкны олылап, икенчесен түбәнсетеп яшәү ызгыш-талаш, төрле чуалышлар китереп чыгарырга мөмкин. Элек авылларның бер башында – бер милләт, икенче башында башка милләт вәкилләре яшәгән, ләкин алар һәрвакыт бер-берсе белән дус  булган, бер-берсенең телләрен, диннәрен хөрмәт иткән. Болар барысы да – шушы бердәмлекнең иң матур үрнәкләре. Диннәр арасындагы бердәмлек тә бик мөһим. Юкка гына хәдисләрдә бердәмлек хакында аерым искә алынмаган. Киләчәктә дә туган илебездә, туган җиребездә бердәмлек һәм татулык булсын! 
 

Римма Афзалова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев