Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Календарьда - дата

Яшьлек – матур җыр ул

27 июньдә Бөтенроссия яшьләр көне билгеләп үтелә

Россиядә Яшьләр көне бай һәм кызыклы тарихка ия. Ул Совет чорында ук башлангыч ала. Бәйрәмгә 1958нче елның 7 февралендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән нигез салына. Ул чорда ул “Совет яшьләре көне” дип атала.

Бәйрәмгә VI Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале сәбәп була. Ул Мәскәүдә бик уңышлы уза һәм яшь буынны берләштерүнең мөһимлеген күрсәтә. Бу көнне бөтен ил буенча массакүләм мөһим чаралар: комсомол слетлары һәм съездлары, спорт парадлары, конкурслар, ә кичен концерт-фестивальләр үтә. Бәйрәмнең төп максаты яшьләрне бердәмлеккә чакыру, производствода, фән өлкәсендә һәм спортта ирешкән уңышларны барлау була. Советлар берлеге таркалганнан соң да бәйрәм әһәмиятен югалтмый. 1993нче елның 24 июнендә Россия Президенты Борис Ельцин күрсәтмәсе белән бәйрәм Россия яшьләре көне дип йөртелә башлый. Яшьләрнең эш яки укуга бәйле бәйрәмне рәхәт итеп уздыра алмавын исәпкә алып, студентлар Президент В. Путинга үтенеч белән мөрәҗәгать итә һәм 2023 елдан Яшьләр көне июньнең соңгы шимбәсендә билгеләп үтелә башлый.

Хәзер Яшьләр көне күңел ачу чарасы гына түгел, ул яшьләр өчен зур бер мәйданчыкка әверелә. Бу көнне төрле фестивальләр, грант бәйгеләре, волонтерлык акцияләре һәм ярминкәләр оештырыла. Яшьләр очраша, фикер алыша, өлкәннәрнең киңәшләрен тыңлый.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов берничә ел элек ТР Хөкүмәте йортында республиканың яшьләр активы һәм яшьләр конкурслары җиңүчеләре белән очрашуда мондый фикер җиткерде:

– Безнең таянычыбыз – яшьләр! Татарстан яшьләре пассив түгел, алар креатив. Бу минем генә бәям түгел, моны Татарстанга килгән кунакларның барысы да билгеләп үтә. Спорт, мәгариф һәм башка өлкәләрдә ирешкән казанышлар, иҗади яшьләребезнең дәрәҗәсе – барысы да республика яшьләренең зур потенциалы турында сөйли. Республикада яшьләргә яшәү һәм эшләү, тормышларын тагын да кызыклырак итү өчен, сәләтле яшьләр үзләрен таба алсын өчен барлык шартлар тудырыла. Без сезнең белән горурланабыз һәм сезгә зур өметләр баглыйбыз.

Һәр ил үзенең киләчәген яшьләрдә күрә, аларга ышана. Мөслимебезнең киләчәге дә яшьләргә бәйле. Районыбызда яшәр, укыр, сәләтеңне күрсәтер өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Мөслим яшьләре алардан актив файдалана һәм уңышлары, җиңүләре белән сөендерә.

Римма Афзалова фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев