Гөрләп торсын Балачак иле!
Халыкара балаларны яклау көне күпчелек илләрдә 1 июньдә билгеләп үтелә.
Халыкара балаларны яклау көне 1949 елдан башлап билгеләп үтелә. Аның төп максаты – җәмәгатьчелек игътибарын дөньяда бала хокук-ларын саклауның җитди проблемаларына, аларның тормышка хокукларын яклау зарурлыгына, фикер ирегенә, көч кулланудан, дискриминациядән яклауга җәлеп итү.
Берләшкән милләтләр оешмасы, бала хокуклары декларациясен кабул итеп, балаларның тормышын һәм сәламәтлеген яклауны дөньяда өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип игълан итә.
Балаларның халыкара хокуклары төгәл беркетелгән төп документ – БМО тарафыннан 1989 елда кабул ителгән Бала хокуклары турындагы конвенция. Ул 1990 елда СССР тарафыннан ратификацияләнә. Россиядә балаларның хокукларын 1998 елда чыккан “Россия Федерациясендә бала хокукларына төп гарантияләр турында” законы яклый. Ул РФ Конституциясендә каралган балаларның хокуклары һәм канунлы мәнфәгатьләренең төп гарантияләрен билгели. Бу көнне концертлар, спорт-күңел ачу чаралары, төрле хәйрия акцияләре уздырыла.
Мөслимдә дә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан чаралар планлаштырылган. Ул 31 май көнне “Киләчәк” паркында узачак “ЫкРок” III бөтенроссия балалар һәм яшьләр рок-фестивале белән белән башланып китә. 18 яшькә кадәрге балалар өчен оештырылучы әлеге уникаль чарада узган ел 38 балалар рок-төркеме катнашты. Быел катнашучылар саны тагын да артыр дип көтелә. Заманча музыка бәйрәмендә поп-рок, альтернатив рок жанрында иҗат итүче “Мураками” төркеме дә үз чыгышын тәкъдим итә.
1 июнь көнне төп чаралар “Мөслим йөрәге” скверында узачак. Мәгариф, мәдәният, спорт оешмалары, “Мизгел” яшьләр үзәге биредә балалар өчен кызыклы программа әзерләде. Махсус мәйданчыкларда “Күңелле стартлар”, концерт номерлары, хәрәкәтле уеннар, мастер-класслар оештырыла. Биредә ГТО нормативлары да тапшырып булачак.
Елның кайсы гына вакыты булмасын, балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә калсын. Балаларның киләчәге матур булсын өчен, тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Балачак иле гел шаулап-гөрләп торсын!
Гөлназ Җәлилова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев