Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Календарьда - дата

Чернобыль АЭСында булган коточкыч авариягә 26 апрельдә 40 ел булачак

Шул уңайдан Мөслимнең Туган якны өйрәнү музеенда чернобыльчеләр белән очрашу булды

Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов, социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марина Бәдретдинова, чернобыльчеләр, мәктәп укучылары катнашты.

Чара барышында чернобыльчеләр фаҗига булган көнгә бәйле истәлекләре белән уртаклашты.

"Чернобыльдәге авария нәтиҗәләрен бетерүгә бөтен илдән кешеләр китерделәр. Шундый каһарманнар арасында безнең райондашларыбыз да бар. Аларның көче белән дөньяда аналоглары булмаган радиация таралуга нокта куелды", - диде үз чыгышында Ирек Салихҗанов.

Чарада бер төркем чернобыльчеләргә юбилей медальләре тапшырылды. "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар кунакларга музыкаль бүләк тә әзерләгәннәр иде. Чара ахырында радиация корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Лилия Шәймиева фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев