Бүген дөнья җәмәгатьчелеге Халыкара музейлар көнен билгеләп үтә
Музейлар — халкыбызның үткәне, мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм рухи кыйммәтләре тупланган изге урыннар
Алар аша без тарих битләренә күз салабыз, әби-бабаларыбыз тормышын күзаллыйбыз, милләтебезнең тамырларын тирәнрәк аңлыйбыз. Музейлар бүгенгене бәяләргә һәм киләчәк турында уйланырга ярдәм итә.
Мөслим районындагы музейлар һәм музей почмаклары — төбәгебезнең тарихи мирасының аерылгысыз өлеше. Район туган якны өйрәнү музее, Батырлар йорты, шулай ук мәдәният һәм мәгариф учреждениеләрендә эшләп килүче музейлар бай эчтәлекләре белән аерылып тора. Һәркайсы үзенчә кадерле һәм әһәмиятле. Аларның төп максаты — яшь буында туган якка мәхәббәт тәрбияләү, тарихи хәтерне саклау һәм аны киләчәк буыннарга тапшыру.
Хөрмәтле музей хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары! Фидакарь хезмәтегез, һөнәрегезгә булган мәхәббәтегез өчен зур рәхмәт белдерәбез. Нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иҗади уңышлар һәм мәдәни мирасыбызны саклау юлындагы эшләрегездә яңадан-яңа казанышлар телибез!
Фотолар - "Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев