Баланлы авылында да велойөреш уздырганнар
Бу матур чарада кечкенә балалар да, зурлар да катнашкан.
12 июнь - Россия көне уңаеннан Баланлы авылында да велойөреш уздырганнар.
"Бу матур чарада кечкенә балалар да, зурлар да катнашты. Кулларга Россия флагларын тотып, авыл урамнарын буйладык. Россия флагы мәңге балкып, җилфердәп торсын, күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын дигән теләктә без!" - дип яза безгә Баланлы мәдәният йорты директоры Фәния Хафизова.
Фотолар - Фәния Хафизовадан.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев