Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Балачак бәйрәме

Бүген - В.И.Ленин туган көн. Тарихларда калган дата булса да, бик күпләрнең хатирәләрен уята, тәрбия мәсьәләләрен кузгата, бәхәсләштерә торган көн дә әле ул. Ленин өмәләрен әле күпләребез хәтерли.

"Яңгыр яуса, ява бирсен,

Барыбер күңелем шат минем.

Әнием, дим, беләсеңме?

Иң бәхетле көнем бүген –

Пионерга кердем бүген!

Бу шигъри юлларны бик күпләр хәтерлидер... Кадерле дусларым! Сезнең барыгызны балачак бәйрәме - 22 апрель - Пионер сафларына кабул ителгән көн белән тәбрик итәм. В. И. Ленин туган көндә булган бу тантана безнең күңелләрдә әле һаман да якты истәлек булып саклана...

Мин зур авылда туып устем. Данлыклы Күбәк урта мәктәбендә укыдым. Ул вакытта мәктәптә 600 бала укый иде. Ә без башлангычта 30 бала укыдык. Хәтерлим, бик яхшы хәтерлим пионерга кергән көнне дә. Мина галстукны Фирдисә апам такты. Район гәҗитеннән килеп, фотога да төшергәннәр иде, тик ул нишләптер басылмады. 

И, ул галстукны тагып йөрүнең рәхәтлекләре, аны күмер үтүге белән үтүкләүләр! Барысы да тарих төпкелендә калды. Аннан үзем укытучы булып эшләгәндә күпме баланы пионер сафларына кабул иттек. Ул балалар барысы да яхшы кешеләр булып үсте, чөнки пионер булу бары тик яхшылыкка гына өйрәтте. Кайтарырга иде әле ул чакларны!" - дип, хатирәләре белән бүлеште Иске Чакмактан даими укучыбыз Нурия Шәрифуллина. 

Фотоларын да җибәргән:

"Өстәгесендә - Күбәк мәктәбендә дружина советы утырышы. Пионервожатый - Шабаева Флүзә. 

Астагы фотода укытучыбыз Бибинур Миңнуллина белән. 1966 ел, ләкин без анда 2 класста, мин укытучы артында. Анда Эльмира да бар".

Сездә нинди хатирәләр сакланган? Комментарийга фотоларыгызны да җибәрсәгез, без дә күрер идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев