Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

19 гыйнвар – Качману бәйрәме

Православие динен тотучылар өчен гыйнвар ае бәйрәмнәргә аеруча бай. Шулар арасында 19 гыйнварда бәйрәм ителүче Качману да (Крещение) бар.

Традиция буенча бәйрәмгә каршы кичтә һәм бәйрәм көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йоласы башкарыла. Бәйрәм көнендә чиркәүдән изгеләндереп алып кайткан су сихри көчкә ия, дип санала. Бу хакта изге Иоанн Златоуст IV гасырда ук болай дип язып калдырган ди: “Христос чумылган һәм суны аруландырган, шуңа күрә Качману бәйрәмендә кешеләр төн уртасында изге суны өйләренә алып кайтып, ел буе саклыйлар. Су вакыт узу белән хәтта ике-өч ел торса да бозылмый”. Чиркәү дә, халык та бу суны изге дип саный һәм аны изге әйбер буларак ач килеш кулланырга тырышалар. Бу изге суны Чиркәү-храмнарны һәм йорт-җирләрне аруландырганда, явыз көчләрне куганда, сырхауларны савыктырганда куллана. Элекке вакытларда Иисус Христос чумдырылган көнне руханилар изге су һәм Кач белән прихожаннарының өйләрен аруландырып йөргәннәр.

Качмануда бәкегә төшеп су коенсаң, бик күп гөнаһлардан арынасың, күңелең чистарына, бик күп төрле чирләрдән дәва аласың, дигән ышану яши. Иордан суында коену чиркәү кануннары таләп иткән мәҗбүри гамәл түгел, ул – гореф-гадәт. Изгеләндерелгән су белән юыну да җитә, бәкегә тәвәккәлләр генә керә. Иорданда су коену – күңелдән дога кылып, өч тапкыр суга чумып алудан гыйбарәт. Крещение бәкесендә православие динен тотмаганнарга да коенырга рөхсәт ителә. Әлбәттә, салкын суга керү өчен тәвәккәллек кенә түгел, сәламәтлекнең нык булуы да кирәк.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев