Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Җирле үзидарә

Җирлекләрдә хисап җыеннары дәвам итә

Кичә Крәш. Шуран һәм Вәрәшбаш авыл җирлекләре башлыклары хисап тотты

Район башлыгы Альберт Хуҗин җирлек башлыкларының эшен югары бәяләде. А. Хуҗин райондагы мөһим үзгәрешләр, ирешелгән уңышлар турында сөйләде һәм 2026 елга планнар белән таныштырды. Җыенда участок полиция инспекторы Илдар Маликов та катнашты. Ул оператив хәлне бәяләп, авыл халкына мошенниклардан саклану буенча киңәшләрен җиткерде.

Җыеннарның иң дулкынландыргыч өлеше бүләкләү тантанасы булды:

– Крәш. Шуран җирлегендә гомер итүче Дания Гыйлмулла кызы, Рөстәм Гыйлмегаян улы, Фирая Фәйдулла кызы һәм Нина Николаевна күпьеллык тырыш хезмәтләре өчен ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры А. Җәббаровның Рәхмәт хатларына лаек булдылар;

– Иске Вәрәш авылы активисты Илнур Галиев 50 яшьлек юбилее уңаеннан район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Рәмилә Сәләмова фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев