Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җирле үзидарә

Эшләгәнгә эш карышмый

Иске Карамалы һәм Баек авыл җирекләрендә халык җыеннары узды.

Җыеннарда район башлыгы Альберт Хуҗин һәм ТР Премьер-министры ярдәмчесе Дәүфит Хәмәдишин катнашты.

Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримов җирлек эшчәнлеге белән таныштырды. Ул һәр юнәлешкә тукталып, әлеге эшләрдә ярдәм иткән авылдашларына рәхмәтен җиткерде.

Авылдашларын район газетасына язылырга чакыручы бердәнбер авыл җирлеге башлыгы да Илнур Кәримов булды. “Авыл утлары” газетасына җирлектә яшәүче 347 гаиләнең 118е язылган. Район газетасы – җирлектәге яңалыклардан хәбәрдар булу өчен иң актуаль чыганак”, – диде ул.

Җирлек башлыгы Иске Карамалы почта бүлеге, кибетләр, ирекле халык дружинасы, тәрбиягә бала алган гаиләләр, мәчетләр, фермерлар эшчәнлеген дә яктыртты. Иске Карамалы авылы китапханәчесе Гөлназ Шәмси үз эшчәнлеге белән таныштырды.

Фәридә Гайнетдинова 

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 16 февраль саныннан укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев