Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җирле үзидарә

Баек авыл җирлеге җыены

Соңгы елларда авылларда маллар саны кими.

Баек авыл җирлегендә дүрт авылдагы 198 хуҗалыкта 386 кеше яши. Узган ел авыл җирлеге советына халыктан 35 мөрәҗәгать кергән.

– Соңгы елларда авылларда маллар саны кими. Мөгезле эре терлекләр саны – 240, шуларның 117се – савым сыерлар. 2022 ел белән чагыштырганда, терлекләр саны 11 процентка кимегән, – диде җирлек башлыгы Марат Фәхерлегаянов. – Зур терәгебез – кече эшмәкәрлек. Бүгенге көндә унбер фермер хуҗалыгы, бер кече эшмәкәр бар. Егет-кызлар кошчылык, мөгезле эре терлекләр үрчетү, игенчелек, яшелчәчелек, умартачылык, агач материаллар әзерләп сату белән шөгыльләнә. Эшмәкәрләр һәр эштә ярдәм кулы суза, җирлекнең таянычы булып тора.

Марат Фәхерлегаянов һәм ветераннар советы рәисе Нурсинә Шәйхәйдарова юбилярларны тәбрикләп истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Дусай мәдәният йорты директоры Миләүшә Шакирова мәдәният йортында төзекләндерү эшләре башкарган өчен рәхмәтен җиткерде.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 16 февраль саныннан укыгыз

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев