Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Җиңүнең 80 еллыгына

МХО геройлары: истәлек мәңгелеккә калсын!

Махсус хәрби операция башлану белән курку белмәс ир-егетләр илебез сагына басты. Алар бурычларын намус белән үти

Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә стела ачылды.

Чарада район башлыгы Альберт Хуҗин, ТР Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов катнашты. Махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан егетләр, хәрбиләрнең туганнары да килгән иде.

Стелада махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызның гына түгел, Башкортостан Республикасы ир-егетләренең дә исемнәре уелган. Алар хәрби операциягә Мөслим районыннан киткән.

– Әлеге обелиск егетләргә рәхмәт йөзеннән булдырылды. Курку белмәс егетләр тизрәк җиңү белән әйләнеп кайтсыннар иде. Авырлыклар алдында каушап калмас өчен, аларга якыннарының өйдә көтүләрен белү, безнең ышанычыбыз бик кирәк һәм мөһим, – диде район башлыгы.

Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Алексей Красиньков үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Шудый ук орден Илнур Шабаев, Илдар Ибраһимов, Фәнис Садыйковның якыннарына да тапшырылды. Чара махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашларыбыз истәлегенә чәчәкләр салу белән төгәлләнде.

– Тормыш иптәшем махсус хәрби операциядә. Аралашып торабыз. Билгесезлектә яшәү бик авыр булыр иде, ярый әле телефоннар бар. Стелага хәләлемнең исеме уелу – минем өчен зур горурлык. Батыр егетләрнең куркусыз йөрәкләре тибүдән туктамасын! – диде чарага килгән Айназ Зарипова.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 16 май саныннан укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев