Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Җиңүнең 80 еллыгына

Кунак кызы кебек яшим

Мөслим авылында гомер итүче Рәсидә Мөхлисуллина бүгенге тормышы турында шулай ди.

Рәсидә апа – тыл ветераны. Бөек Ватан сугышы башланганда, аңа 10 яшь кенә була.

– 2 сыйныфта укый идек. Укытучыбыз: “Теләсәгез – укыйсыз, укырга теләмисез икән – колхозга эшкә чыгасыз, үз тамагыгызны үзегезгә кайгыртасы була”, – диде. Без колхозга эшкә чыктык. Үлән ашап, черек бәрәңге белән тамак ялгап узган көннәр – айларга, айлар елларга тоташты. Әткәй сугыш башланганның өченче көнендә үк фронтка китте. Шул китүдән хәбәрсез югалды, бахыркаем. Без биш бала калдык! Өебез бик начар иде, авыр яшәдек. Әнкәй кешеләргә идән, кер юып безне ашатырлык ризык таба иде: я ипи сыныгы, я башкасы... Тәнгә җылы кертерлек ризыгы да, киеме дә юк заманнар иде. Шулкадәр авыр яшәп, ничек исән калганбыздыр, шаккатам! – дип, балачак елларын күз яшьләре белән искә ала Рәсидә Мөхлисуллина.

Рәсидә апа кичке мәктәптә укып, 7 класс белем ала. Өч айлык курсларда укып, трактор иярләргә дә өйрәнә кыз. “Кышын укыттылар да язгы чорда трактор белән басуда эшли дә башладым. Әле ул тракторларның рәте бармыни?! Әледән-әле ватылып җәфалаучы техника белән аз изаланмадык. Ике тамчы яңгыр төшсә дә, “шып” итеп туктый торган, “колесный” дип йөртелүче трактор иде ул”, – ди райондашыбыз.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 18 апрель саныннан укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев