Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Җиңүнең 80 еллыгына

Бүген Мөслим музеенды фәнни-практик конференция узды

Чыгышларда Бөек ватан сугышы чорында төрле батырлыклар күрсәтеп тә бүгенге көнгә кадәр хәбәрсез югалган яисә тарихи истәлекләре барланмаган Ватан геройлары хакында чыгышлар тыңланды

“Туган якны өйрәнү” музеенда - “Якташларыбызның фаҗигале язмышында Бөек Ватан сугышы. Һәрбер исемне искә алыйк” дип исемләнгән фәнни-практик конференция узды. Әлеге республика дәрәҗәсендә узган конференция Мөслим районының сугышчан тарихын барлау максатында үткәрелде. Конференция эшендә Мөслим, Сарман, Актаныш, Минзәлә һәм  Тукай районнарыннан тарих укытучылары һәм укучылар катнаштылар, фәнни эзләнүләре хакында чыгышлар ясадылар. Конференция Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин ярдәме белән һәм район Башкарма комитеты белән берлектә оештырылды. Конференция эшендә дәрәҗәле кунаклар да катнашты. Алар: “Хәтер” һәм “Алар Җиңү белән кайттылар” китапларының авторы Михаил Черепанов, бик күп казыну һәм эзләнү эшләрендә катнашкан Олег Степанов, Казан шәһәре энциклопедия институты фәнни хезмәткәре Лилия Әскәрова. Альберт Хуҗин әлеге очрашуның бик файдалы һәм кирәкле булуын билгеләп үтте. Чыгышларда Бөек ватан сугышы чорында төрле батырлыклар күрсәтеп тә бүгенге көнгә кадәр хәбәрсез югалган яисә тарихи истәлекләре барланмаган Ватан геройлары хакында чыгышлар тыңланды.

Фәридә Гайнетдинова фотолары

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев